Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Узган ялларда Татарстан полициясе 54 җинаятьне ачкан
Халыкара һәм федераль эзләүдәгеләр һәм фатирында фахишәләр җыеп притон оештыручылар тотылган
(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”). Узган атна азагындагы ялларда Татарстан полициясе 54 җинаятьне ачкан, шул исәптән кеше үтерү, 4 кешенең сәламәтлегенә зур зыян салу, 3 кеше талау, 3 машинаны куалап алып китү, 15 урлау, наркотиклар тартып алуның 3 очрагы буенча җинаятьләр.
ТР буенча ЭЭМ законсыз әйләнештән 1676 гр марихуана, 0772 гр синтетик наркотик тартып алынуын, Лениногорскида эшсез 1985 нче елгы егетнең, фатирында фахишәләр җыеп притон оештыруы сәбәпле, тоткарлануын, Чаллыда да элек хөкем ителгән хатын-кызның фатирында шундый ук шөгыль оештыруын хәбәр итә.
Казанда исә халыкара эзләүдә булган үзбәкстанлы 1983 нче елгы ир-егет кулга алынган: ул Үзбәкстан Республикасы Җинаять кодексының 167 нче маддәсе буенча аеруча зур күләмдә байлык үзләштереп туздыруда гаепләнә. Шулай ук РФ Җинаять кодексының “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу һәм транспорт чараларын эксплуатацияләү турында”гы 264.2 маддәсе буенча федераль эзләүдәге беркайда да эшләмәүче казанлы да тотылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз