Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Узган ялларда Казан юлларында 407 юл һәлакәте булган, шуларның 4сендә 5 бала каза күргән
2009 елда Казанда балалар катнашында 140 транспорт һәлакәте булган, шулар нәтиҗәсендә 5 баланың гомере өзелгән, 141е имгәнгән-җәрәхәтләнгән
(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Узган ялларда Казан юлларында 407 юл һәлакәте булган, шуларның 4сендә 5 бала каза күргән, тагын 2сендә җәяүлеләрне бәрдерү очрагы билгеле.
Казан шәһәре эчке эшләр идарәсенең юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе шул хакта шәрехләп, түбәндәге мәгълүматларны хәбәр итә.
16сы көнне 00.35 сәгатьтә 1989 елгы зат идарә иткән «ВАЗ-2108» машинасы Гвардия урамыннан барганда тиешле дистанция сакламаган һәм «ГАЗ-27903» машинасына бәрдергән. Нәтиҗәдә, 5 кеше - «ВАЗ» рулендәге һәм 1990 елгы 2 егет белән 15әр яшьлек 2 кыз бик нык бәрелгән.
Шул ук көнне 12.00 сәгатьтә 1978 елгы кеше идарә иткән «Субару» автомобиле, Галиәсгар Камал урамыннан барганда, светофорның рөхсәт сигналы кабынгач юл бирмәгән һәм «Мазда» белән бәрелешкән. Шул бәрелүдән соңгысы «Мерседес»ка бәрелгән. Нәтиҗәдә, «Субару»ның пассажиры булган кыз 14 яшьлек кыз, умырткасының муен турысы зарарланып, КНИИТО, ягъни травматология һәм ортопедия белән бәйле авыруларны дәвалау учреждениесенә озатылган.
17 гыйнварда 12.00 сәгатьтә 1984 елгы кыз идарә иткән «ВАЗ-2114» машинасы, Себер тракты буенча барганда каршы як юл хәрәкәт тасмасына чыгып, «Форд»ка бәрелгән, аннары «ундүртле» ирексездән «ВАЗ-2110»га килеп төртелгән. Шушы һәлакәттә «Форд»ның пассажиры булган 12 яшьлек ир бала, баш мие селкенү шиге белән, шәһәр хастаханәләренең берсенә озатылган.
Әлеге һәлакәттән соң 20 минут узгач, Җиңү проспекты буйлап «Рено» белән идарә иткән 1970 елгы хатын-кыз сулга борылышта юл бирмәгән һәм «ВАЗ-2109» белән бәрелгән. Нәтиҗәдә, «Рено»да барган пассажирлардан ана белән бала каза күргән: 1974 елгы хатын-кызның баш арты турысы нык бәрелгән, утыргычка беркетү җайланмасыннан башка утырган 3 яшьлек малайның бите тырналган.
Республика ЮХИДИ идарәсе биргән белешмә буенча, гыйнварның 17 көнендә Казанда 69 транспорт һәлакәте булган, 2 кешенең гомере өзелгән, 87 кеше имгәнгән, җәрәхәтләнгән.
Шәһәрнең юлларда хәрәкәт иминлеге дәүләт инспекциясе рульдәгеләргә шәһәр шартларында тизлек режимы, юл чатларын узуда чират саклану, дистанция кебек төп юл кагыйдәләрен аеруча төгәл үтәргә, бигрәк тә салонда бала булганда үтә игътибарлы булырга чакыра һәм балалар утыртып йөргәндә утыргычка баланы беркетү җайланмасы, куркынычсызлык каешлары кулланырга өнди.
Әлеге хезмәт хәбәр иткәнчә, 2009 елда балалар катнашында 140 (2008 елда – 69) транспорт һәлакәте булган, шулар нәтиҗәсендә 5 (2008 елда – 7) баланың гомере өзелгән, 141е (2008 елда – 70) имгәнгән-җәрәхәтләнгән; шул һәлакәтләрнең 30 процентка якынында балалар пассажир сыйфатында катнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз