news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган ялларда бактериаль конъюнктивит белән 20ләп бала хастаханәгә китерелгән

Республика балалар клиник хастаханәсенә узган ялларда бактериаль конъюнктивит белән 20 дән артык бала мөрәҗәгать иткән.

Бу хакта клиниканың социаль челтәрдәге аккаунтында хәбәр ителә.

«Күз эренләү, күз кабаклары эренләп ябышу, күзләрнең кызаруы, әчетүе – пычрак куллар, аллергия реакциясе нәтиҗәсе. Барлык балаларга тиешле медицина ярдәме күрсәтелде», - диелә хәбәрдә.

Табиблар кулларны гел юып тору, бит, тән гигиенасы, линзаларны чиста итеп тоту мөһимлеге турында искәртә.

news_right_1
news_right_2
news_bot