news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган ял көннәрендә юл фаҗигаләрендә тагын өч кешенең гомере өзелде

Узган ял көннәрендә юл фаҗигаләрендә тагын өч кешенең гомере өзелде

(Казан, 28 август, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Кичә Татарстанда өч кеше юл һәлакәте корбаны булды. Фаҗигале хәлләр Балтач, Теләче районнарында һәм Казан шәһәрендә теркәлде. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгына Татарстан Республикасы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Балтач районында юл фаҗигасе төнге сәгать икедә теркәлә. “ГАЗ” автомобиле белән исерек хәлдә идарә итүче ир-ат тизлеген арттыра һәм аның машинасы ике җәяүлене бәрдереп китә. Нәтиҗәдә, 1985 елгы егет алган яралардан шунда ук үлә, ә икенче җәяүле кулын имгәтә.

Теләче районында исә юл-транспорт һәлакәте 21 сәгать 35 минутта Максабаш авылында теркәлә. Тизлекне арттыру аркасында комбайнчы үз машинасы белән кюветка төшеп китә. Моның ахыры да аяныч тәмамлана – комбайнчы алган яралардан фаҗига булган урында ук якты дөнья белән хушлаша. Казанның Җиңү проспектында теркәлгән юл һәлакәте дә бер кешенең үлеме белән тәмамлана.

Татарстанда августның 27 көне эчендә барлыгы 746 юл-транспорт фаҗигасе булган, аларда 75 кеше үлгән, 1005е төрле дәрәҗәдә имгәнү алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot