news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган ял көннәрендә Казанда булган юл-транспорт фаҗигаләрендә 34 кеше зыян күрде

Узган ял көннәрендә Казанда булган юл-транспорт фаҗигаләрендә 34 кеше зыян күрде

(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”). Узган ял көннәрендә башкалабызда 26 юл-транспорт һәлакәте булды. Нәтиҗәдә, 34 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды, дип хәбәр итә Казанның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе матбугат хезмәте.

Шимбә көнне 20 сәгать 10 минутта Пушкин һәм Островский урамнары чатында “ВАЗ-2114” автомобиле 24 яшьлек егетне һәм бер яшьлек малайны бәрдереп, фаҗига булган урыннан качып китте. Һәлакәт нәтиҗәсендә, зыян күрүчеләр төрле дәрәҗәдә имгәнү алды. Якшәмбе 20 сәгать 40 минутта “Тойота” автомобилен идарә итүче 26 яшьлек егет Мариуполь урамыннан Беломорск урамына таба барганда пенсионерны бәрдерде. Нәтиҗәдә, җәяүленең аягы җәрәхәтләнде.

Узган ял көннәрендә Казанда барлыгы 1812 шофер һәм 375 җәяүле юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылды. 37 машина йөртүче транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткәне өчен тоткарланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot