news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган якшәмбедә Татарстан сулыкларында ике ир-ат батып үлгән

Аларның икесе дә коену рөхсәт ителмәгән урыннарда су кергән.

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Узган якшәмбедә Татарстан сулыкларында ике ир-ат батып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә көн уртасында Коры Көрнәле авылы янындагы плотинада 43 яшьлек ир-ат баткан. Шаһитлар аның яр буеннан 70 метр эчкә йөзеп кереп, кинәт су төбенә китүе хакында хәбәр иткән. 3нче зона янгын-коткару отряды водолазлары аның мәетен судан чыгарып, полицейскийларга тапшырган.

Берничә сәгатьтән соң Баулы районында 17 яшьлек егет батып үлгән. Ул карьерда яр буеннан 50 метр эчтә су төбенә киткән. Аның мәетен 7нче зона янгын-коткару отряды водолазлары судан чыгарган.

Аларның икесе дә коену рөхсәт ителмәгән урыннарда су кергән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot