news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган уку елында Татарстан мәктәпләрендә укучыларның 63 проценты татар телен укыган

Баланың туган тел дәресләрендә нинди тел өйрәнүе әти-әниләрнең гаризаларына бәйле.

Узган уку елында Татарстан мәктәпләрендә укучыларның 63 проценты татар телен укыган
Салават Камалетдинов, "Татар-информ" архивы

Узган уку елында Татарстан мәктәпләрендә укучыларның 63 проценты «Туган тел һәм әдәбият» предметлары кысаларында татар телен укыган.

«Узган уку елында «Туган тел һәм әдәбият» предметлары кысаларында укучыларның 63 проценты татар телен, 36 проценты рус телен һәм 1 проценты чуваш, мари, мордва, удмурт, иврит һәм башкорт телләрен өйрәнде. Татар телен өйрәнү узган елгы дәрәҗәдә сакланды», - диде Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова Республика мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе кысаларында узган милли мәгариф секциясе утырышында.

Баланың туган тел дәресләрендә нинди тел өйрәнүе әти-әниләрнең гаризаларына бәйле. «Әлеге вәзгыять бездән ата-аналар белән хезмәттәшлекне таләп итә. Белем бирү оешмасында милли мохит оештырылган, укучыларның туган тел өйрәнү нәтиҗәләре куанычлы икән – әти-әни гариза да яза, теләктәш тә була, ярдәмен дә күрсәтә», - дип мөрәҗәгать итте министр урынбасары утырышта катнашкан татар теле укытучыларына, методистларга һәм мәктәп директорларына.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, республикада 610 татар мәктәбе бар. Аларның 106сы зуррак мәктәпләрнең филиалы статусында эшли. Фәннәрне татар телендә укыту күрсәткече 25 процент, ә тәрбия эшләрен татарча алып бару – 51 процент тәшкил иткән.

«Азнакай, Актаныш, Арча, Әтнә, Балтач, Мөслим, Саба, Теләче районнары - милли мәгариф үсеше тотрыклы булган алдынгы районнар исәбендә. Ә Баулы, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Яңа Чишмә, Питрәч, Спас районнарына, эшне анализлап, алда әйтелгән районнар белән тәҗрибә уртаклашып, активлашырга кирәк. Шулай ук Казан, Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы, Чистай шәһәрләренә дә бу юнәлешне игътибарда тоту зарур», – диде Минзәлия Закирова.

Министр урынбасары сүзләренчә, быел күпчелек районнарда тәрбия бирү татар телендә оештырылган сыйныфлар саны арту күзәтелгән. «Татар сыйныфларында берничә фәнне татарча укыту эшнең нәтиҗәле булуын күрсәтер иде», - дип мөрәҗәгать итте ул мәктәп директорларына.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100