news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган төндә Татарстанда БПЛА бәреп төшерелгән

Узган төндә Татарстан территориясендә дошман пилотсыз очкычы бәреп төшерелде. Россия төбәкләре территориясендә узган төндә барлыгы 514 БПЛА юк ителгән. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итте.

«Узган төн дәвамында һава һөҗүмнәреннән саклану көчләре Белгород, Курск, Брянск, Воронеж, Орлов, Калуга, Липецк, Тамбов, Рязань, Түбән Новгород, Смоленск, Саратов, Самара, Ульяновск, Ростов өлкәләре, Краснодар крае, Кырым, Башкортстан, Татарстан республикалары территорияләрендә, Азов һәм Кара диңгез акваторияләрендә очкыч тибындагы 514 пилотсыз очу аппаратын бәреп төшерде», – диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot