Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Узган төндә Татарстан өстендә БПЛА бәреп төшерелгән
7 августка каршы төндә Татарстан өстендә дошман БПЛАсы бәреп төшерелде. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә. Россия төбәкләрендә узган төндә барлыгы 203 Украина пилотсыз очкычы юк ителгән.
«Узган төн дәвамында, 6 августта Мәскәү вакыты белән 20.00 сәгатьтән 7 августта Мәскәү вакыты белән 8.00 сәгатькә кадәр, һава һөҗүменнән саклану системасы тарафыннан Белгород, Брянск, Волгоград, Воронеж, Калуга, Курск, Липецк, Түбән Новгород, Ростов, Рязань, Саратов, Свердловск, Тула өлкәсе, Краснодар крае, Пермь крае, Кырым Республикасы, Татарстан Республикасы, Башкортстан Республикасы һәм Кара диңгез акваториясе территорияләре өстеннән очкыч тибындагы 203 Украина пилотсыз очу аппараты тотылды һәм юк ителде», – диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз