news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган төндә Россиядә Украинаның 73 пилотсыз очкычы юк ителгән

Узган төндә Россиядә Украинаның 73 пилотсыз очкычы юк ителгән. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә.

«Төн дәвамында, 8 июльдә Мәскәү вакыты белән 20.00 сәгатьтән 9 июльдә Мәскәү вакыты белән 7.00 сәгатькә кадәр, һава һөҗүменнән саклану системасы тарафыннан Белгород, Брянск, Курск, Калуга, Новгород, Тверь, Орлов, Ленинград, Ростов өлкәләре, Мәскәү төбәге, Краснодар крае, Кырым Республикасы территорияләре һәм Азов акваториясе өстеннән очкыч тибындагы 73 Украина пилотсыз очу аппараты тотылды һәм юк ителде», – диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot