news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган төндә Россиядә Украинаның 349 пилотсыз очкычы юк ителгән

Үткән төндә Россия төбәкләрендә дошманның 349 пилотсыз очкычы бәреп төшерелгән. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә.

«Төн дәвамында һава һөҗүменнән саклану системасы тарафыннан Белгород, Брянск, Воронеж, Калуга, Курск, Липецк, Орлов, Ростов, Самара, Саратов, Тула, Смоленск, Ульяновск өлкәләре, Краснодар крае, Мәскәү төбәге, Кырым Республикасы территорияләре, Азов һәм Кара диңгез акваторияләре өстеннән 349 самолет тибындагы пилотсыз очу аппараты юк ителгән», – диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot