news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган төндә Россиядә Украинаның 243 пилотсыз очкычы юк ителгән

Узган төндә Россия территориясендә Украинаның 243 пилотсыз очкычы юк ителгән. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә.

«Төн дәвамында 16 июльдә 20.00 сәгатьтән 17 июльдә 8.00 сәгатькә кадәр һава һөҗүменнән саклану системасы тарафыннан Белгород, Брянск, Воронеж, Калуга, Курск, Орлов, Ростов, Смоленск, Тула өлкәләре, Краснодар крае, Ставрополь крае, Кырым Республикасы, Азов һәм Кара диңгез акваторияләрендә Украинаның самолет тибындагы 243 пилотсыз очу аппараты бәреп төшерелгән», – диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot