news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган төндә Россиядә дошманның 130 пилотсыз очкычы юк ителгән

Узган төндә Россия төбәкләре өстеннән дошманның 130 БПЛАсы юк ителде. Бу хакта РФ Саклану министрлыгында хәбәр иттеләр.

«Узган төн дәвамында Белгород, Брянск, Воронеж, Калуга, Курск, Орлов, Ростов, Тамбов, Тула өлкәләре, Мәскәү регионы, Кырым Республикасы, Краснодар крае территорияләре өстеннән һәм Кара диңгез акваториясендә 130 БПЛА юк ителгән», – диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot