news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган төндә Россиядә 490 пилотсыз очкыч юк ителгән

Узган төндә Россия төбәкләре өстендә дошманның 490 пилотсыз очкычы юк ителгән. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә.

«Узган төн дәвамында һава һөҗүменнән саклану системасы тарафыннан Брянск, Белгород, Воронеж, Волгоград, Владимир, Калуга, Курск, Липецк, Орлов, Оренбург, Ростов, Рязань, Саратов, Самара, Смоленск, Тула өлкәләре, Мәскәү төбәге, Краснодар крае, Башкортостан Республикасы, Кырым Республикасы һәм Кара диңгез акваториясе территорияләре өстеннән 490 Украина пилотсыз очу аппараты тотып алынды һәм юк ителде», – диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot