news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган төндә Россиядә 106 пилотсыз очкыч бәреп төшергәннәр

Һава һөҗүменнән саклану системасы Россия төбәкләрендә Украинаның 106 пилотсыз очкычын юк иткән. Бу хакта РФ Саклану министрлыгына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, 24 БПЛА Белгород өлкәсендә, 21 – Брянск өлкәсендә, 19 – Воронеж өлкәсендә, 13 – Тамбов өлкәсендә, тугыз – Нижегородск өлкәсендә бәреп төшерелгән. Биш пилотсыз очкыч Кырым өстендә юк ителгән, дүртесе – Азов диңгезе акваториясе өстендә, өчесе – Ростов өлкәсе өстендә, икесе – Липецк өстендә. Курск, Тула, Смоленск, Волгоград өлкәләре, Краснодар крае һәм Кара диңгез акваториясе өстендә берәр дрон бәреп төшергәннәр.

Тамбов өлкәсендә БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә көллият бинасына янгын чыккан. Ике кеше зыян күргән, шулай ук берничә башка бина зыян күргән.

Төнлә Татарстанда пилотсыз куркыныч режимы кертелде. Бу хакта мәгълүмат 03:32 дә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кушымтасында чыкты. Республика аэропортлары өчен чикләүләр кертү турында хәбәр ителми.

news_right_1
news_right_2
news_bot