news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган төндә Россия төбәкләрендә 45 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән

Узган төндә Һава һөҗүмнәреннән саклану көчләре Россия төбәкләрендә 45 Украина пилотсыз очкычын бәреп төшергән. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә.

Хәрби ведомствода билгеләп үтүләренчә, 14 БПЛА Брянск өлкәсе территориясендә бәреп төшерелгән, сигез дронны Краснодар крае территориясендә тотып алганнар, алты БПЛА – Кырым Республикасы территориясендә, биш БПЛА – Волгоград өлкәсе территориясендә, дүрт БПЛА – Чечен Республикасы территориясендә, ике дрон Ростов өлкәсе территориясендә бәреп төшерелгән. Бер пилотсыз очкычны Орлов өлкәсе территориясендә бәреп төшергәннәр, бер дрон – Липецк өлкәсе территориясендә, бер – Тверь өлкәсе территориясендә, өч дрон Кара диңгез акваториясе өстендә юк ителгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot