Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Узган төндә Россия төбәкләрендә 34 пилотсыз очкыч юк ителгән
Пәнҗешәмбегә каршы төндә Россиянең Һава һөҗүменә каршы оборона чаралары самолет тибындагы пилотсыз очу аппаратлары һөҗүмен теркәгән. Рәсми мәгълүматлар буенча, барлыгы 34 БПЛА тотылган һәм юк ителгән.
РФ Саклану министрлыгы хәбәр иткәнчә, 19 дронны Ростов өлкәсендә юк иткәннәр, 6 – Брянск өлкәсендә, 5 – Волгоград өлкәсендә, берәр БПЛА – Белгород, Курск, Воронеж өлкәләре һәм Азов диңгезе акваториясендә бәреп төшергәннәр.
Инфраструктура объектларының зыян күрүе һәм җимерелүе турында мәгълүмат юк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз