news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган төндә Россия төбәкләрендә 334 БПЛА бәреп төшерелгән

Узган төндә Россия төбәкләре территорияләрендә Һава һөҗүменә каршы оборона чаралары ярдәмендә 334 БПЛА бәреп төшерелгән. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итте.

«Узган төндә Һава һөҗүменә каршы оборона дежур чаралары Белгород, Брянск, Воронеж, Калуга, Курск, Ленинград, Түбән Новгород, Новгород, Орел, Псков, Рязань, Смоленск, Тверь, Тула өлкәләре, Мәскәү төбәге һәм Кырым Республикасы территорияләрендә Украинаның 334 самолет тибындагы пилотсыз очучы аппаратын юк итте», – диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot