news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган төндә Россия төбәкләрендә 173 Украина пилотсыз очкычы бәреп төшерелгән

Узган төндә Россия төбәкләрендә Украинаның 173 БПЛАсы бәреп төшерелгән. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә.

Пилотсыз очкычлар Белгород, Брянск, Калуга, Кострома, Курск, Липецк, Орлов, Рязань, Смоленск, Тверь, Тула, Ярославль өлкәләре, Мәскәү төбәге һәм Кырым Республикасы территорияләре өстендә бәреп төшерелде, дип ачыклык керттеләр ведомствода.

news_right_1
news_right_2
news_bot