news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган төндә Россия төбәкләрендә 123 Украина пилотсыз очкычы бәреп төшерелгән

5 июньгә каршы төндә Россия төбәкләре өстендәге күктә дошманның 123 очкычы юк ителде. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә.

«Узган төн дәвамында 4 июньдә Мәскәү вакыты белән 20.00 сәгатьтән 5 июньдә Мәскәү вакыты белән 7.00 сәгатькә кадәр һава сакланышы дежур чаралары белән Белгород, Брянск, Воронеж, Калуга, Курск, Түбән Новгород, Орлов, Тула өлкәләре, Мәскәү төбәге, Кырым Республикасы территорияләре һәм Азов һәм Кара диңгезләре акваторияләре өстеннән 123 Украина пилотсыз очу аппараты тотылды һәм юк ителде», – диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot