news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган төндә Россия территориясендә 93 Украина пилотсыз очкычы бәреп төшерелгән

Узган төндә Һава һөҗүмнәреннән саклану көчләре Россия төбәкләрендә 93 Украина пилотсыз очкычын бәреп төшергән. Бу хакта РФ Саклану министрлыгында хәбәр иттеләр.

Ведомство мәгълүматлары буенча, Мәскәү төбәге территориясе өстендә 19 дрон тотылган, шуларның 16сы Мәскәүгә очкан.

Иң күп БПЛА – 38 – Брянск өлкәсендә бәреп төшергәннәр, 11 дронны Калуга өлкәсендә нейтральләштергәннәр, сигезен – Тула өлкәсендә. Бишәр пилотсыз очкыч Орлов һәм Түбән Новгород өлкәләре өстендә тотылган, өчесе — Кара диңгез акваториясе өстендә. Ике дронны Курск өлкәсендә бәреп төшергәннәр, берсен — Белгород һәм Рязань өлкәләрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot