news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган төндә Россия территориясендә 72 Украина пилотсыз очкычы юк ителгән

Узган төндә Һава һөҗүмнәреннән саклану чаралары Россия төбәкләрендә 72 Украина пилотсыз очкычын бәреп төшергән. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә.

Иң күбе - 20шәр дрон – Әстерхан өлкәсе һәм Кырым территорияләрендә бәреп төшерелгән. Тагын 14 БПЛА Ростов өлкәсе, сигез – Белгород өлкәсе, дүрт – Краснодар крае, өч – Курск өлкәсе, ике – Волгоград өлкәсе һәм бер дрон Азов диңгезе өстендә юк ителгән.

Краснодар краендагы Армавир шәһәрендә нефть базасы территориясендә БПЛА һөҗүме вакытында 700 кв. метр мәйданда янгын чыккан. Зыян күрүчеләр юк, диелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot