news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган төндә Россия территориясендә 605 БПЛА бәреп төшерелгән

Узган төндә Россия төбәкләре территориясендә 605 БПЛА юк ителгән. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә.

«Узган төндә, 5 августта Мәскәү вакыты белән 20.00 сәгатьтән 6 августта Мәскәү вакыты белән 8.00 сәгатькә кадәр, һава һөҗүмнәреннән саклану дежур көчләре тарафыннан Белгород, Брянск, Владимир, Воронеж, Калуга, Курск, Липецк, Түбән Новгород, Орлов, Ростов, Рязань, Смоленск, Тамбов, Тверь, Тула, Ярославль өлкәләре, Мәскәү төбәге, Краснодар крае, Кырым Республикасы һәм Азов һәм Кара диңгез акваторияләре территорияләрендә очкыч тибындагы 605 Украина пилотсыз очу аппараты тотып алынды һәм юк ителде», – диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot