news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган төндә Россия территориясендә 41 Украина пилотсыз очкычы бәреп төшерелгән

Һава һөҗүмнәреннән саклану көчләре Россия төбәкләрендә 41 Украина пилотсыз очкычын юк итте, дип хәбәр иттеләр РФ Саклану министрлыгында.

Хәрби ведомствода билгеләп үтүләренчә, Брянск өлкәсе территориясендә 12 дрон бәреп төшерелгән, Калуга өлкәсе һәм Башкортстан Республикасы территориясендә – бишәр БПЛА, Мәскәү өлкәсе территориясендә – өч БПЛА, Белгород һәм Орел өлкәләре территориясендә – икешәр БПЛА, Волгоград, Курск, Рязань, Тамбов, Тула, Самара өлкәләре территориясендә – берешәр БПЛА, алты БПЛА Кара диңгез акваториясе өстендә юк ителгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot