Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Узган төндә Россия территориясендә 330 дошман БПЛАсы юк ителгән
1 октябрьгә каршы төндә Россия төбәкләрендә дошманның 330 пилотсыз очкычы бәреп төшерелгән. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә.
«Узган төн дәвамында, 30 сентябрьдә Мәскәү вакыты белән 20:00 сәгатьтән 1 октябрьдә Мәскәү вакыты белән 8:00 сәгатькә кадәр, һава һөҗүмнәреннән саклану дежур көчләре тарафыннан Брянск, Белгород, Смоленск, Калуга, Тула, Курск, Тверь, Липецк, Орлов, Тамбов, Әстерхан өлкәләре, Мәскәү төбәге, Кырым республикасы һәм Кара диңгез акваториясе территорияләрендә 330 самолет тибындагы пилотсыз очу аппараты тотып алынган һәм юк ителгән», – диелә хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз