news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган төндә Россия территориясендә 267 БПЛА бәреп төшерелгән

Узган төндә Һава һөҗүмнәреннән саклану көчләре Россия территориясендә 267 Украина БПЛАсын бәреп төшергән. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә.

«Узган төндә Һава һөҗүмнәреннән саклану системасы тарафыннан Белгород, Брянск, Курск, Волгоград, Воронеж, Липецк, Түбән Новгород, Ростов, Самара, Саратов, Ульяновск өлкәләре, Краснодар крае, Башкортостан Республикасы, Кырым Республикасы һәм Азов һәм Кара диңгез акваторияләре территорияләрендә Украинаның самолет тибындагы 267 пилотсыз очу аппараты тотылды һәм юк ителде», – диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot