news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган төндә Россия территориясендә 133 БПЛА бәреп төшерелгән

26 июльгә каршы төндә Россия төбәкләре территориясендә 133 дошман БПЛАсы юк ителде. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә.

«Узган төндә, 25 июльдә Мәскәү вакыты белән 20.00 сәгатьтән 26 июльдә Мәскәү вакыты белән 8.00 сәгатькә кадәр, һава һөҗүмнәреннән саклану көчләре Белгород, Брянск, Калуга, Курск, Орлов, Ростов, Смоленск өлкәләре, Мәскәү регионы, Краснодар крае, Кырым Республикасы территорияләре һәм Кара диңгез акваториясендә Украинаның самолет тибындагы 133 пилотсыз очу аппаратын юк итте», – диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot