Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Узган төндә Россия территориясендә 130 Украина пилотсыз очкычы юк ителгән
Россия Һава һөҗүмнәреннән саклану көчләре төн эчендә 130 Украина дронын юк иткән. Бу хакта Саклану министрлыгы хәбәр итә.
Ведомство мәгълүматлары буенча, 38 БПЛА Әстерхан өлкәсендә бәреп төшерелгән, 25 – Брянск өлкәсендә һәм Мәскәү төбәге территориясендә, шул исәптән Мәскәүгә таба очучы 15 БПЛА, сигезәр пилотсыз очкыч Белгород, Ростов, Калуга өлкәләрендә юк ителгән.
Тула өлкәсендә алты дронны бәреп төшергәннәр, дүртәү – Калмыкия Республикасында, өчәр – Курск һәм Орлов өлкәләрендә, берәр – Рязань өлкәсендә һәм Каспий диңгезе акваториясе өстендә, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз