news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган төндә Петербург янындагы VK дата-үзәгенә БПЛА һөҗүм иткән

Украина пилотсыз очкычлары төнлә Ленинград өлкәсендә VK холдингы мәгълүматларын эшкәртү үзәгенә һөҗүм иткән. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«VK сервислары кулланучылар өчен гадәти режимда эшли», – дип өстәделәр матбугат хезмәтендә.

Ленинград өлкәсе губернаторы Александр Дрозденко Телеграм-каналда Мәскәү вакыты белән 7:58 сәгатькә төбәк территориясендә 135 дошман БПЛАсы юк ителүе турында белдерде.

Өлкә башлыгы мәгълүматлары буенча, дроннарның «калдыклары» Гатчинадагы һәм Всеволжскидагы күп фатирлы йортларга, шулай ук Кировск районындагы шәхси йортка төшкән. Ломоносовский районындагы Низинода парковкада дүрт автомобильгә зыян килгән һәм янгын чыккан, шул ук райондагы Новосельеда парковкаланган 55 машинага зыян килгән.

Күпчелек урыннарда зыян күрүчеләр юк, дип ачыклык кертте Дрозденко, әмма Всеволжск районында «торак йортка БПЛА калдыклары төшкәннән соң янгын чыккан, дүрт кеше – хатын-кыз һәм өч бала хастаханәгә озатылган».

Шулай ук электр сүнү очраклары да булган, авария эшләре алып барыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot