news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган төндә Мәскәүгә таба 400дән артык БПЛА очкан

Узган төндә Украина Кораллы көчләре Мәскәүгә таба 400 дән артык БПЛА җибәргән. Бу хакта шәһәр мэры Сергей Собянин хәбәр итә.

«Кичке 20:30дан иртәнге 5кә кадәр Мәскәү төбәге юнәлешендә 400 дән артык дошман пилотсыз очкычы очты», - дип язган Собянин социаль челтәрләрдә.

Социаль челтәрләрдә Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев хәбәр иткәнчә, бәреп төшерелгән БПЛА калдыклары аркасында берничә торак йорт һәм автомобильгә зыян килгән. Ике кеше зыян күргән - аларга барлык кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot