news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган төндә Казанда ир белән хатын һәм аларның балалары ис газы белән агуланган

Узган төндә Казанда Краснококшайская урымнадагы 154 нче йорттагы бер фатирда дүрт кеше ис газы белән агуланган. Бу турыда «Татар-информ»га Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

36 яшьлек ир-ат, аның 37 яшьлек хатыны һәм аларның 12 яшьлек кызы белән 7 яшьлек улын хастаханәгә китергәннәр. 

Ир-ат 7 нче номерлы хастаханәдә ята. Балаларны һәм аларның анасын ДРКБга илткәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot