news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган тәүлектә Татарстанда ковид йоктыручылар саны йөздән арткан

Узган тәүлектә Татарстанда 109 кеше Covid-19 инфекциясен йоктырган.

«Узган тәүлектә республикада коронавирус инфекциясенең 109 очрагы теркәлгән, барлыгы – 155 294 очрак», - диде «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең урынбасары Любовь Авдонина.

Аның сүзләренчә, күпчелек очракта авыру җиңелчә формада уза. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бер көн элек республикада ковидның 102 очрагы теркәлгән. Бу 10 июньнән башлап иң зур күрсәткеч булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100