news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 187 очрагы ачыкланган

Узган тәүлектә Татарстанда 197 кеше коронавирус йоктырган. 97 пациент хастаханәдә дәвалана.

13 майга булган мәгълүматлар буенча, пандемия башланганнан бирле республикада ковидның 147 212 очрагы рәсми төстә теркәлгән. Татарстанда яшәүче 141 331 кеше (узган тәүлектә – 263 кеше) коронавирустан терелгән. Бу турыда стопкоронавирус.рф сайтында хәбәр ителә.

Узган тәүлектә төбәктә коронавирустан бер үлем очрагы теркәлгән. Шулай итеп, республикада коронавирустан барлыгы 1990 кеше үлгән.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot