news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 266 яңа очрагы теркәлгән

Агымдагы елның 3 апреленә булган мәгълүмат буенча, узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 266 яңа очрагы теркәлгән. 350 кеше ковидтан терелгән.

 

Чир йоктырган 266 кешенең 49ы хастаханәдә дәвалана. Бу турыда республиканың Covid-19 таралуга каршы көрәш буенча оператив штабта хәбәр иттеләр.

Иң күп авыручылар Казан (92), Чаллы (49), Яшел Үзән (15), Түбән Кама (14) һәм Лениногорск (12) районнарында теркәлгән.

Пандемия башланганнан алып Татарстанда Covid-19 инфекциясен йоктыруның 138 052 очрагы рәсми рәвештә расланган. Шул ук вакытта ковидтан 130 134 кеше терелгән.

Ике елда 1 881 кеше коронавирустан үлгән, ә узган тәүлектә дүрт кеше шул чир корбаны булган. Алар - 1959, 1956, 1940 елларда туган өч ир-ат һәм 1940 елда туган хатын-кыз.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot