news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган тәүлектә Татарстанда 95 кеше кеше коронавирус йоктырган

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 95 яңа очрагы ачыкланган. 10 пациент хастаханәгә китерелгән.

Пандемия башланганнан алып, республикада 189 817 кешенең ковид йоктыруы теркәлгән. 186 860 кеше (узган тәүлектә -73 кеше) бу чирдән терелгән. Стопкоронавирус.рф. порталында шул хакта хәбәр ителә.

Коронавирустан үлүчеләр саны үзгәрмәгән һәм статистика алып барылган вакыттан 2006 үлем очрагы теркәлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot