news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган тәүлектә Татарстанда 74 кеше коронавирус йоктырган

Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 инфекциясен йоктыруның 74 яңа очрагы ачыкланган.

Ун кеше хастаханәгә китерелгән, ә алдагы көндә 15 пациент хастаханәдә дәвалануга мохтаҗ булган. Бу хакта стопкоронавирус.рф. порталында хәбәр ителә.

Пандемия башланганнан алып, республикада 190 375 кеше ковид йоктырган. Шул ук вакытта бу чирдән 187 398 кеше (узган тәүлектә – 36 кеше) коронавирустан терелгән.

Узган тәүлектә коронавирустан үлүчеләр теркәлмәгән. Шулай итеп Татарстанда ковидтан үлүчеләр саны элеккечә (2006 кеше) калган. Үлүчеләр саны турында соңгы мәгълүмат 13 ноябрьдә чыккан.

Гомумән Россия буенча бер тәүлектә 5048 кеше ковид йоктырган, 478 кеше хастаханәгә китерелгән, 4262 кеше терелгән, 50 кеше үлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot