news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган тәүлектә Татарстанда 65 кеше коронавирус йоктырган

Узган тәүлектә Татарстанда тагын 65 кеше коронавирус йоктырган. Бер көн элек республикада ковид йоктыруның 68 очрагы, ә 19 гыйнварда 69 очрагы теркәлгән.

Татарстанда 29 кеше хастаханәгә китерелгән, тагын 23 кеше бу чирдән савыккан. Бу хакта стопкоронавирус.рф. порталында хәбәр ителә.

Шулай итеп, пандемия башланганнан алып, төбәктә ковид йоктыруның 194 551 очрагы ачыкланган. 2010 кеше ковидтан үлгән, 191 904 кеше бу чирдән терелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot