news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган тәүлектә Татарстанда 47 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда тагын 47 кеше коронавирус йоктырган. Бу стопкоронавирус.рф сайтында урнаштырылган мәгълүматлардан билгеле.

Көндез 39 кешегә госпитализация кирәк булган.

2022 елның 30 июленә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда пандемия башланганнан бирле 153 801 авыру очрагы рәсми рәвештә расланган. Республиканың 150 437 кешесе дәваланды. Соңгы тәүлектә 44 пациент савыкты.

Узган тәүлектә коронавирустан вафат булган бер кеше дә теркәлмәгән. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстанда Covid-19 дан вафат булган дип табылган кешеләрнең гомуми саны элеккечә 1996га тиң.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot