news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган тәүлектә Татарстанда 200гә якын кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда Covid-19 коронавирусы белән авыручылар саны акрынлап кими. Узган тәүлектә республикада яшәүче 199 кеше ковид йоктырган.

Узган тәүлектә 44 кеше хастаханәгә китерелгән, ә алдагы көндә 32 кешегә хастаханә ярдәме кирәк булган. Шул ук вакытта бу чирдән 738 кеше терелгән, ә алдагы көндә - 721 кеше. Бу хакта стопкоронавирус.рф порталында хәбәр ителә.

Пандемия башланганнан алып, төбәктә SARS-CoV-2 йоктыруның 185 848 очрагы теркәлгән. 181 742 кеше ковидтан терелгән. Гомумән алганда, республикада яшәүче 1 482 548 кеше тулы вакцинация узган.

news_right_1
news_right_2
news_bot