news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган тәүлектә Татарстанда 117 кеше коронавирус йоктырган

Узган тәүлектә Татарстанда 117 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда коронавирус белән авыру очраклары кими. Соңгы тәүлектә 117 кешедә ковид ачыклаганнар. Бу хакта стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренә.

Коронавирус йоктырган 16 кеше хастаханәгә яткырылган. Шул ук вакытта, дәваланып беткән 188 кеше чыгарылган.

Пандемия башланганнан бирле Татарстанда коронавирусның 188 мең 378 очрагы теркәлгән. 2 млн 482 мең 548 кеше тулы вакцинация узган.

news_right_1
news_right_2
news_bot