news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 26,5 мең тонна кар чыгарылган

Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 26,5 мең тонна кар чыгарылган
Фото: kzn.ru

Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 26,5 мең тонна кар чыгарылган. Юлларны эшкәртү өчен 1,3 мең тонна бозлавыкка каршы материал: 476 тонна реагент һәм 908 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган. Юлларны җыештыру өчен 1178 берәмлек техника һәм 703 юл эшчесе җәлеп ителгән. Бу хакта Тышкы төзекләндерү комитеты хәбәр итте, дип тапшыра Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Казанда бер тәүлектә 5 миллиметр кар яуган. Гыйнварда яуган явым-төшем күләме – 71,5 миллиметр.

Урам-юл челтәрен чистарту эшләре дәвам итә. Бүген көндез шәһәр урамнарын чистартуга 65 берәмлек техника һәм 578 юл эшчесе җәлеп ителәчәк.

Кышкы сезон башыннан бирле ТР башкаласы урамнарыннан барлыгы 518,8 мең тонна кар чыгарылган, 41,8 мең тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot