news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган төндә Түбән Кама сәнәгать зонасындагы заводларның берсендә янгын чыккан

Янгында беркем дә зыян күрмәгән, Түбән Кама халкына куркыныч янамый.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Төнлә Түбән Кама сәнәгать зонасындагы заводларның берсендә янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

112 бердәм номерына янгын чыгуы турындагы хәбәр төнге икеләр тирәсендә килгән. Ут белән көрәшүчеләр урынга барып җиткәч, насос җайланмасында изопренның сыек фракциясе януын ачыклаган. Коткаручылар җайланмага килә торган продуктның юлын япкан.

2.33 сәгатьтә янгынны тулысынча сүндергәннәр. Аның мәйданы биш квадрат метр тәшкил иткән.

Янгында беркем дә зыян күрмәгән, Түбән Кама халкына бернинди куркыныч та янамый.

Җитештерүдә технология процессы бозылмаган. Янгынның сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot