news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган төндә Казаннан 150 тонна кар чыгарганнар

Шәһәр юлларын кардан 300 махсус техника арындырган

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Узган төндә Казанда 150 тонна кар чыгарганнар. Шәһәр юлларын кардан 300 махсус техника чистарткан, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.
Кич белән Казанда буран башланды һәм шәһәрнең юл хезмәтләре тәүлек буе эшләү режимына күчтеләр. Юл хезмәткәрләре көтелгән һава шартлары турында кисәтеп куелган иде. Предприятиеләрдә югары дәрәҗәдә әзерлек игълан ителде. Шуңа күрә подряд оешмалары оператив төстә юлдагы карны чистартырга кереште. Шулай ук ком-тоз катнашмасы да кулланылды. Бу операция һәр 3–4 сәгать саен кабатланыла.
Төнлә Казанда 300гә якын махсус техника, 105 юлларны чистарту машиналары кар-тоз катнашмасы сипте һәм кардан арындырды. Шәһәр урамнарына барлыгы 1200 тоннадан артык бозлавыкка каршы материал сибелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100