news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган төндә Казанда шәхси йорт янган

Янгынны шаһитлар видеога төшереп алган.

Узган төндә Казанда шәхси йорт янган
очевидцы

(Казан, 15 февраль, "Татар-информ"). Узган төндә Казанның Кемерово урамындагы 4нче йортта янгын чыккан. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Казанның Кемерово урамындагы 4нче йортта янгын булды. Шәхси йорт янды. Аның ишегалларына да ут капкан", диелгән әлеге хәбәрдә.

Янгынны 00.54 сәгатьтә сүндергәннәр. Ул 60 квадрат метр мәйданны биләгән. Янгында зыян күрүче кешеләр юк.  

Социаль челтәрләрдә чыккан видеода әлеге янгын сурәтләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot