Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Узган төндә Казанда полиция хезмәткәренә һөҗүм иткәннәр
Исерек ир-атларның берсе полиция хезмәткәренә ташлана, аны җиргә ега һәм башына суга.
(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы Казанда булган төнге атыш турында аңлатма бирде. Казанда исерек ир-атның полиция хезмәткәренең борынын сындырган, ә икенче полицейский корал кулланырга мәҗбүр булган.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, исерекләр тавышыннан һәм кычкырышудан туйган халык полиция чакырган булган.
Тәртип сакчылары кисәтү ясагач, исерек ир-атларның берсе үзен агрессив тота башлый, полиция хезмәткәренә ташлана, аны җиргә ега һәм башына суга.
Икенче полицейский хезмәттәшенә ярдәм итәргә тырыша, әмма аңа тагын бер ир ташлана. Ул кисәтергә теләп һавага ата, әмма гаугачылар моңа игътибар итми. Шул вакытта полицейский һөҗүм итүчеләрнең берсенең аягына атарга мәҗбүр була.
Соңрак ачыкланганча, ир-атларның дүртесе дә элек хөкем ителгән булган. Төнге фаҗигадән соң аларның өчесен кулга алганнар. Ә сугышуны башлаган ир-ат яралана һәм аны хастаханәгә алып киткәннәр.
Борыны сынган полицейскийны да хастаханәгә салганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз