Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Узган төндә Казанда берничә сәүдә павильоны янган
Янгынның гомуми мәйданы 350 квадрат метр тәшкил иткән.
(Казан, 7 июнь, «Татар-информ»). Төнлә Казанда берничә сәүдә павильонының түбәсе һәм андагы әйберләр янган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Кичә 23.05 сәгатьтә 112 бердәм номерына Рихард Зорге урамында сәүдә павильоннарының түбәсе януы хакында хәбәр килгән», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Чакыру буенча килгән янгын сүндерүчеләр 350 квадрат метр мәйданда сәүдә павильоннарының түбәсе һәм эчендәге әйберләргә ут кабуын ачыклаган.

Ут белән көрәшүчеләр янгынны бер сәгать эчендә тулысынча сүндергән. Нәтиҗәдә, 40 яшьлек ир-ат зыян күргән.

Урында дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре эшли. Алар алдында янгынның ни сәбәпле чыгуын ачыклау бурычы тора.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз