Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Узган төндә Казан урамнарыннан 6 мең тоннадан күбрәк кар чыгарылган
Бер тәүлектә айлык норма явым-төшемнең чирек нормасы яуган
(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бер тәүлек эчендә Казанда айлык норма явым-төшемнең чирек нормасы яуды, шуңа күрә юл чистарту хезмәте тәүлек әйләнәсе эшләде, дип белдерде бүген шәһәр җитәкчелегенең «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә шәһәрне тышкы матурлау-бизәү, тәртиптә тоту комитеты башлыгы Роза Җаббарова.
Мэр Илсур Метшинга ясаган хисабында ул узган төндә шәһәр урамнарыннан 6 мең тоннадан артык кар чыгарылуын, моңа җәмгысе 424 берәмлек махсус техника һәм 350ләп юл хезмәте эшчесе җәлеп ителүен, үзбушаткыч машиналар кар эреткеч пунктларга 1200 тапкыр рейс ясаганлыгын игълан итте. Р.Җаббарова сүзләренчә, чистартылган юлларга 2 мең тонна тозлы ком кушылмасы сибелгән, алга таба һәр 3-4 сәгать саен юлларга бозлавыкка каршы кушылма сибелеп тора, кар күпләп яуганнан соң 2-3 тәүлек буена шәһәрдән кар чыгару эшләре дәвам иттерелә. Атна буена һава торышында үзгәрешләр әллә ни күзәтелми, димәк, ихтыяҗ булса, бәйрәм көннәрендә дә юл хезмәте кар чистартуга әзер, дип ышандырды комитет җитәкчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз