news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган төндә Биектау авылында 500 йорт газсыз калган

Газ тапшыручы станциядә җиһаз ватылу сәбәпле, авылда яшәүче 1300 чамасы кеше газсыз калган.

Узган төндә Биектау авылында 500 йорт газсыз калган
архив/Рамиль Гали

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Узган төндә Биектауда 500 йорт газсыз калган. Бу турыда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Дәүләт баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

3.30 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең бердәм 112 номерына Биектау авылында яшәүчедән газ булмау турында хәбәр килгән. Авылда яшәүче 1300гә якын кеше газсыз калган.

Авария хезмәте иртәнге 7дә төзәтү эшләрен төгәлләгән. Авылда яшәүчеләрнең газсыз калуына станциядә җиһаз ватылу сәбәп булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot