news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган тәүлектә яңгыр яву сәбәпле, Татарстан елгаларында су күтәрелгән

Республика елгаларында 3тән 38 сантиметрга кадәр су күтәрелү күзәтелгән.

(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”). Узган тәүлектә яңгыр яву сәбәпле, Татарстан елгаларында су күтәрелгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Республика елгаларында су 3тән 38 сантиметрга кадәр күтәрелгән. Ә Шушма елгасында су күтәрелү 79 сантиметрга кадәр җиткән.

Арча районының Качелино авылына баручы 30 метр грунтлы юл һаман су астында кала. Азнакай һәм Нурлат районнарындагы күперләр дә һаман су астында.

Тулаем алганда, Татарстанда язгы ташу дулкыны кимүгә бара.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot