news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган тәүлектә транспорт белән идарә итүче 1432 кеше һәм 201 җәяүле җаваплылыкка тартылган

31 яшьлек яшелүзәнле тоткарланган һәм тикшерү барышында аннан аксыл төстәге порошоксыман матдә табып алынган

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Казанда транспорт белән идарә итүче 1432 кеше һәм 201 җәяүле, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен, административ җаваплылыкка тартылган.

Аерым алганда, рульдәге 75 кеше каршы як юл тасмасына чыккан, 136сы куркынычсызлык каешын кулланмаган, 43е пассажир ташу кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган. Тагын 7се исерек килеш транспорт белән идарә иткәндә тотылган һәм җавап бирү өчен тоткарланган, дип хәбәр итә Казан шәһәре эчке эшләр идарәсенең юл хәрәкәте иминлеген инспекциясе юлларда патруль хезмәте полкы пропаганда төркеме.

20 гыйнварда 00.10 сәгатьтә милиция контроль пунктларының берсендә юлларда патруль хезмәте инспекторы тарафыннан «ВАЗ-2113» машинасы белән идарә иткән 31 яшьлек яшелүзәнле тоткарланган һәм тикшерү барышында аннан аксыл төстәге порошоксыман матдә табып алынган. Әлеге зат исә, мәсьәләгә ачыклык кертү өчен, милиция бүлегенә озатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot